Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әкиятләр илендә

Биектау авылы китапханәсе яшь укучылар өчен «Әкиятләр илендә» дигән чара уздырды.  Китапханәче балаларга әкиятләрнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Әкиятләрне барлык балалар да ярата, чөнки тылсым һәм маҗаралар мавыктыра. Әкиятләр балаларны көләргә һәм уйланырга, геройлар өчен дулкынланып, яхшылыкны  яманлыктан, дөреслекне ялганнан аерырга өйрәтә. Чара барышында балалар куян турындагы рус халык әкияте белән таныштылар, анда куянның ни өчен зур колаклары һәм аның ничек патша булуы турында белделәр. Балалар шулай ук төрле халыкларның әкиятләре  бер-берсенә  охшаганлыгы турында беләчәкләр, әкиятләр яшь укучыларны кыюлыкка, игелеклелеккә, намуслылыкка өйрәтәләр.