Сабантуйга бүләк җыю
Кече Битаман китап бирү пункты авыл клубы белән берлектә Сабантуйга бүләкләр җыю оештырды. Сабантуй алдыннан бүләкләр җыю —күңелле күренеш. Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе. Ир-егетләр гармун, колга тота, хатын-кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә йөреп хуҗаларны сәламлиләр, бала-чагалар бизәлгән атка утырып урам әйләнәләр. Ә өй хуҗалары, үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар. Матур гадәтләрнең безнең якларда бүгенге көнгә кадәр сакланып килүе – зур сөенеч.
