Пушкин әкиятләренә сәяхәт
Россиядә Пушкин көнен бәйрәм итү кысаларында Коркачык авыл китапханәсе яшь китап укучылар өчен «Пушкин әкиятләренә сәяхәт» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чарада катнашучылар Пушкин әкиятләре иленә сәяхәт итеп, бөек шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Чара барышында әсәрләрдән өзекләр дә яңгырады. Балалар Пушкинның әкият геройлары турындагы сорауларга җавап биреп, үз көчләрен сынап карадылар.
