Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Пушкин битләрен укыганда

Рус теле көне уңаеннан, шулай ук Россия Пушкин көнен бәйрәм итү кысаларында Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсе  мәктәп яны лагерена йөрүче яшь укучылар өчен бөек рус язучысы Александр Сергеевич Пушкин иҗатына багышланган мавыктыргыч викторина үткәрде. Чара барышында китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына күзәтү ясады, Пушкин биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштырды.  Ә иң кызыгы – балалар Пушкин әкиятләрен һәм шигырьләрен белү буенча әдәби викторинада катнаштылар.  Чара ахырында балалар Тиеннән, Алтын балыктан, Балдадан хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.