Яшел дөнья – безнең изге йортыбыз
Биектау авылы китапханәсе «Яшел дөнья – безнең изге йортыбыз» исемле экологик сәгать үткәрде. Балалар китапханәче белән бергә экологик сәяхәткә чыктылар, «экология» төшенчәсенең мәгънәсен ачыкладылар, җирдәге төп экологик проблемалар турында белделәр. Чара барышында балалар уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәче балаларны табигать турындагы китаплар белән дә таныштырды. Чара бик файдалы һәм күңелле узды.
