Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туган ил ул була бер генә!

Россия көне уңаеннан Коркачык авылы китапханәсендә илебезнең тарихы, гореф-гадәтләре һәм символларына багышланган танып-белү сәгате узды. Чара барышында тарих битләре буйлап сәяхәт итеп, балалар бу бәйрәмнең ничек барлыкка килүен һәм ни өчен ул һәрберебез өчен шулай әһәмиятле булуын, Россия белән кем идарә итүен, россиялеләрнең ни белән шөгыльләнүен, ничек яшәүләрен белделәр. Дәүләтнең рәсми символлары булган герб, флаг турында, шулай ук илнең барлык тантаналы чараларында яңгыраучы дәүләт гимнының көен һәм сүзләрен иҗат иткән автор турында мәгълүмат алдылар.