Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Рәсәй көне — китап күргәзмәсе

Сая авылы китапханәсендә Рәсәй көне уңаеннан клуб белән берлектә китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар белән «Күпмилләтле Рәсәй» темасына әңгәмә үткәрелде. Чара барышында Рәсәйдә яшәүче төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм дус-тату яшәүләре турында сөйләштек. Шулай ук китап укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм аның әһәмияте белән таныштылар.