Өч төс – бер җан
Чыршы авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе һәм «Өч төс – бер җан» темасына әңгәмә оештырылды. Мондый әңгәмәләрнең төп темасы – триколор тарихы һәм аның һәр төсенең ил өчен әһәмияте. Катнашучылар дәүләт символикасы тарихы белән таныштылар, әләмдәге төсләрнең мәгънәсе турында белделәр, шулай ук Россиянең заманча тарихы бәйрәменең роле турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Дәүләт флагының төсләре яшелне – яз яшеллеген, яңарышны; акны – чисталык төсен; кызылны – җитлеккәнлекне, энергияне, көчне, тормышны аңлата. Россия флагының үз тарихы бар. Ак төс – тынычлык һәм вөҗдан сафлыгын; зәңгәр төс – күкне, тугрылыкны һәм дөреслекне; кызыл төс – ут һәм батырлыкны аңлата. Балалар һәм өлкәннәр байракның тарихын борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр өйрәнәләр, викториналар һәм уеннар аша белемнәрен ныгыталар.

