Нинди иркен туган ил
12 июньдә ил мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтә. Бу көн милли бердәмлек, ирек, тынычлык һәм татулык, Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символы булып тора. Бу көнгә Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе балалар бакчасы балалары өчен танып-белү сәгате үткәрде. Китапханәче сөйләвеннән балалар бәйрәм турында, символлар – флаг, герб һәм гимн турында белделәр. Чара барышында аның территориясендә төрле халыклар һәм милләтләр яшәве, аларның бәйрәмнәре турында мәгълүмат бирелде. «Безнең Ватаныбыз – Россия» дигән нәниләр өчен рәсемле энциклопедия белән таныштырды балаларны китапханәче.
