Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китапханә тарихы

Биектау үзәкләшкән китапханәләр системасы тарихы

Биектау район китапханәсе 1936 елның 1 гыйнварында оеша, ул Советская,8 адресы буенча район клубы һәм Халык суды белән уртак бинада урнаша. Китапханә клубның тамаша залына сыена һәм, суд барганда яки клуб түгәрәкләре эшләгәндә, ябылып торырга мәҗбүр була. 1936 елның 1 гыйварына китапханәдә 2163 китап һәм журнал исәпләнә, 1 бирү урыны була (хәзер без “китап бирү урыны” яки “күчмә китапханә” дибез). Китапханәдә 2 китапханәче эшли. Китапханә РОНОга карый һәм аның бюджетында була. 1936 елның 1октябренә андагы китапханәләр һәм китаплар саны арта. 3286 китаплы 1 район китапханәсе, 640 китаплы 1 авыл китапханәсе (Чыпчык) һәм 630 китаплы 1 совхоз китапханәсе (Бөреле җәнлек совхозы).

1936 елның 10 декабре: район үзәгендә кеше саны 342 кешегә җитә, районда халык саны – 28287 кеше, шуннан мәктәп яшендәге балалар – 6000 кеше, мәктәп яшендәге балаларны санамаганда, укый-яза белүчеләр – 18000 кеше. Районда тагын 1 партия кабинеты китапханәсе, 7 колхоз китапханәсе (колхоз хисабына тотыла), 6 мәктәп китапханәсе һәм 6 уку китапханәсе (укытучылар өчен) була, аларда түләүле хезмәткәрләр эшләми. 1937 елда Биектау район китапханәсендә 2 кеше эшли: китапханә мөдире Быкова һәм китапханәче Гайнуллина Нурлы Нуреевна. Китапханә мөдире, мөгаен, читтән килгән кеше булгандыр, чөнки аның яшәү урыны булмый, җир йортта яши. 1940 елда районда 4 китапханә була, шуның берсе – 2 хезмәткәр эшләгән 8060 китаплы район китапханәсе, өчесе – гомуми 1700 китап белән мөстәкыйль авыл китапханәләре (Чыпчык, Ямаширмә, Бөреле җәнлек совхозы).

1941 елның июне. Бөек Ватан сугышы башлану белән, китапханә эшчеләре һәр якшәмбе күчмә китапханә, газеталар белән районга, колхозларга чыгалар, урып-җыю чорында колхозчыларга хезмәт күрсәтәләр. Сугыш вакытында Биектау район китапханәсе урнашкан бина начар хәлдә була: идәннәр җимерелә, түбәдән су үтә, салкын була, ә 1942 елның башында китапханә хәтта укучылар өчен ябылып та тора.

1943 елның гыйнвары. Китапханә белән илнең көнбатыш өлкәсеннән эвакуация белән килгән В.С.Зильберман җитәкчелек итә. Китапханә эшли, ике эшче була, ләкин мөдиргә гел хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә туры килә : җимерелә барган китапханә бертуктаусыз ремонт, ямау таләп итә, ягу өчен утын кайтартуны тәэмин итәргә кирәк була.

1945-1946 еллар. Китаплар саны – 525 экз. Район китапханәсенең үз бинасы юк, ул Советлар йортының бер кечкенә бүлмәсен алып тора, квалификацияле эшчеләр булмый. 1946-1948 елларда районда 1 район һәм 3 авыл китапханәсе эшли: Чыпчыкта (мөдире Моисеева), Усадта (мөдире Голубева), Ямаширмәдә (мөдире Шакирова). 1947 елның апреленнән Биектау район китапханәсенең мөдире Ёлкина Екатерина  Ивановна була, китапханәче – Алабуга китапханәчеләр техникумын тәмамлап эшкә җибәрелгән Сәләхова Мәдинә Гыйният кызы.

1949 елның 1 гыйнварына район китапханәсендә 3814 китап һәм 2311 брошюра исәпләнә. 1949 елның августында Биектау район китапханәсендә балалар бүлеге оеша, аның мөдире вазифасы да булдырыла; бу вазифага шул елда Алабуга бибтехникумын тәмамлаган З.М.Говоркова билгеләнә. 1952 елда районда Пермяки авыл китапханәсе ачыла. Хәзер инде районда 1 район һәм 4 авыл китапханәсе була. 1953 елда Чернышевский урамында район китапханәсе өчен агачтан яңа бина төзелә, аның гомуми мәйданы 120,9 кв.м., 4 голланд миче белән җылытыла, 13 тәрәзәле, ишегалды һәм бина урнашкан җирне дә кертеп, 1120 кв.м мәйданны били. Китапханәдә абонемент һәм уку залы да була. 1953 елда уку залының мөдире вазифасы булдырыла. Бу бина хисап документлары буенча 1960 елга кадәр үтә? (уза, бара?) 1955 елның икенче яртысында районда Каймарда һәм Хохловода ике яңа авыл китапханәсе ачыла. 1956 елның 1 июленнән Киндерле һәм Сидорова Пустошь авылларында да китапханә эшли башлый. Дөбъяз районында Әлдермеш һәм Кече Рәс авыл китапханәләре ачыла, алар хәзер Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасына керә.

1956 елның августында район балалар китапханәсе ачыла. Моңа кадәр район китапханәсенең балалар өчен бүлегеэшләп килсә, хәзер инде бу мөстәкыйль китапханә була, ләкин әле ул район китапханәсенең уку залында гына урнаша. Балалар китапханәсенең мөдире итеп, бу китапханәгә күп елларын биргән Агапова (Купцова) Анна Федоровна билгеләнә, китапханәче итеп Смолина Зинаида Ивановна алына.

1959 елда район балалар китапханәсе бинасы төзелә. Бу – район китапханәсе ишегалдында урнашкан җыелма бина була.

1956 елның октябреннән Биектау район китапханәсе белән җитәкчелекне К.Г.Чукланова үз кулына ала, ул бу эшкә 30 ел гомерен багышлый. 1967 елга райондагы китапханәләр саны 59га җитә (шуларның 1се – үзәк, 1се – балалар өчен, 1се – зона, 1се – профсоюз ведомствосы, 51е – авыл филиаллары). Китап фондлары 373688гә кадәр арта. Районда китапханә хезмәтеннән 23379 укучы файдалана, аның 2874е – район китапханәсендә. 1970 елда район китапханәсе бинасы төзелә, бинада 2 уку залы, китап саклау урыны, методкабинет каралган була.

1977 елның гыйварында китапханәләрне үзәкләштерү үткәрелә; 54 авыл филиалын, 1 Үзәк балалар китапханәсен, 1 Үзәк китапханәне бердәм челтәргә туплаган Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы булдырыла.

Үзәк китапханәләр системасы (ҮКС)ның фонды 1977 елның 01 гыйварына 44000 экземпляр китаптан һәм периодик басмадан тора. 1977 елда Үзәк китапханәдә укучылар саны – 4212 кеше, китап бирү саны – 109100 экземпляр. ҮКСның директоры итеп Чукланова Клавдия Гавриловна билгеләнә.

1978 елда Биектау ҮКСна күчмә китапханәләргә хезмәт күрсәтү һәм авыл китапханәләренә чыгу өчен библиобус бирелә. Язгы һәм урып-җыю чорындагы кыр эшләре вакытында библиобус авыл хезмәтчәннәренә турыдан туры кыр станнарында хезмәт күрсәтә.

1980 елда районда кеше саны 59320гә җитә. Аларга хезмәт күрсәтү өчен

1 Үзәк китапханә, 1Үзәк балалар китапханәсе, Биектау ҮКСна кергән 51 авыл китапханәсе эшли. Шулай ук 36 мәктәп китапханәсе, 2 профтехник белем алу китапханәсе (Усад, Чебакса), 1 профсоюз китапханәсе (Бөреле җәнлек совхозы, ҮКСна 1986 елда керә), 5 бүтән система һәм ведомствога караган китапханә дә(парткабинет китапханәсе дә шунда керә) була. 1987 елның октябрендә директор постына Голякова Анна Алексеевна утыра, ул 1990 елга хәтле эшли.

1990 елның 22 октябреннән Биектау ҮКС һәм Үзәк китапханәнең директоры булып Габдуллаҗанова Зәйтүнә Фатыйх кызы эшли башлый. 1998 елда Казанга орынып торучы кайбер торак пунктлар Казан составына кертелә; Әки, Борисоглебск, Зур Клыки, Кече Клыки, Кадышево, Киндерле, Зур Дербышки авыл филиаллары Казан ҮКСна күчерелә. 2000 елның 01 гыйнварына ҮКС буенча китапханәләр челтәрендә элеккеге 56 урынына 49 китапханә санала, шуның аркасында укучылар саны кими. 2000 елның 11 гыйнварында Үзәк китапханәгә беренче компьютер бирелә, 2001 елда “Консультант Плюс” белешмә-хокук системасы кертелә. 2009 елдан 2013 елны кертеп ҮКСның бөтен китапханәсе дә компьютер һәм күчермә ясау техникасы белән җиһазлана. Хәзер алар китапханә эшендә киң кулланылышта. 2008 елда, оптимизация сәбәпле, 3 китапханә кыскартыла. 2009 елда 3 китапханә Казанга күчерелә. 2011 елда ҮКС юридик зат статусы ала һәм “Биектау Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесе (МБУ “Высокогорская ЦБС”) дип атала башлый.  2011-2013 елларда ҮКСна 41 авыл китапханәсе, Үзәк һәм Үзәк балалар китапханәсе керә.

2014 елның февраленнән ҮКСның директоры итеп Хәмидуллина Лилия Сәлимҗан кызы билгеләнә. ҮКСна 37 авыл китапханәсе-филиал, Үзәк һәм Үзәк балалар китапханәсе керә. 2015 елда ҮКС китапханәләре ТРның Милли электрон китапханәсендә (МЭК- НЭБ) эшли башлады. Бу вакытта бик кыска срок эчендә Үзәк китапханәнең туплау һәм эшкәртү бүлеге эшенә “Руслан” Автоматлаштырылган китапханә информацион системасы кертелде. 2016 елда бу система хезмәт күрсәтү бүлегенә дә урнаштырылды.  2020 елда, “Мәдәният” милли проекты кысаларында, модель Чернышевка авыл китапханәсе (филиал №34) ачылды.

ҮКС китапханәләре ел саен ТР Мәдәният министрлыгының Республика конкурсларында катнашалар:

  • ТР авылында урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесенә һәм аның хезмәткәренә;
  • ТР авылында урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе хезмәткәренә;
  • “Иҗади эзләнү” премиясе бирү өчен китапханә эше тармагы конкурсы.

2016 елда “Биектау ҮКС” МБУ Үзәк китапханәсе “Китапханәләр кичә һәм бүген. Биектау районы китапханәләре тарихы” китабын чыгару проектына Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре иҗади коллективларының проектларына ярдәм итү өчен 100 мең сумлык Грантын отты. Шулай ук 2016 елда Үзәк китапханә ТР Мәдәният министрлыгының “Лидер” премиясен алу өчен конкурсның җиңүчесе дип табылды һәм 50000 сумлык Сертификатка ия булды.

ҮКС китапханәләре хезмәткәрләре төрле югарылыктагы һәм тематикадагы конкурсларда елдан ел активрак катнашалар һәм призлы урыннар алалар. 2021 елда Биектау ҮКС Президент Фондының мәдәни инициативалар конкурсында “Театр барыбыз өчен” проекты белән катнашты һәм 500 000 сум отты.

2022 елның 1 гыйнварына “Биектау ҮКС” МБУнә 35 авыл китапханәсе-филиал, 1 Үзәк китапханә һәм 1 Үзәк балалар китапханәсе керә. Китап фондында 417515 экземпляр китап һәм периодик басма бар, китап укучылар саны – 28416 кеше, китапханәгә йөрү – 340592, китап бирү – 546996 экз.