Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Алат авылы китапханәсe

Алат авылы китапханәсе 1938 елдан эшли башлый. Китапханә авыл клубы бинасында була һәм берничә тапкыр күчерелә. 1979 елда китапханә Алат авыл клубының яңа бинасына күчерелә. Бу чорда биредә Вафина Фәридә Ризван кызы китапханәче булып эшләгән була. 1983 елдан китапханәне Садыкова Зоя Ивановна җитәкли. 2000 елда китапханәне Алат авылыннан Урта Алат авылына, элекке РайПО кибете бинасына күчерәләр. Ул биредә 2005 елга кадәр була, аннан Урта Алат авыл клубы бинасына күчерелә. З.И. Садыкова китапханәдә 2011 елга кадәр эшләп лаеклы ялга чыга. Аңа алмашка китапханәгә җитәкче булып Закирова Гүзәл  Илгиз кызы килә. 2013 елда китапханә Алат авыл җирлегенең администрация бинасына күчерелә һәм хәзерге көнгә кадәр шунда эшләп килә.

Алат авылы китапханәсе 4 торак пунктка хезмәт күрсәтә: Алат, Кече Алат, Урта Алат, Потаниха авыллары.

Китапханә мөдире: Закирова Гүзәл Илгиз кызы

Контактлар:

Электрон почтаalat.filial2@mail.ru,  VGora.bibl2@tatar.ru

ТР МЭК сайтына сылтамаhttps://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-2/

Китапханәнең адресы: 422721 Татарстан Республикасы, Биектау муниципаль районы, Урта Алат авылы, Үзәк урам, 29 йорт.

Эш сәгатьләре: Дүшәмбе – шимбә: 08:00 дән 14:00.

Якшәмбе – ял көне.