Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әлдермеш авыл китапханәсе

Әлдермеш авылы китапханәсе 1956 елда эшли башлый. Китапханә авыл советы бинасының яртысында оештырыла. Беренче китапханәче Низамиева Фәсәхәт була. 1959 елда китапханә мөдире булып Лиза Антоновна эшли башлый. 1964 елдан озак еллар Әлдермеш авыл китапханәсе  мөдире булып Гыйләжева Наилә Гыйләж кызы эшли. 1982 елда китапханә Әлдермеш мәдәният йортына күчерелә.  1994 елны китапханә авыл советы, медпункт урнашкан бинага күчә. Китапханәгә 2 бүлмә аерылып бирелә. 1995 елда китапханә мөдире булып Галимова Гөлнар эшли башлый. 2004 елны китапханә мәктәп бинасына күчерелә. Анда бер бүлмәгә урнаштырыла Китапханә хәзерге көнгә кадәр шушы бүлмәдә.

Китапханә ике торак пунктка хезмәт күрсәтә: Әлдермеш һәм Өбрә авыллары.

 Китапханә мөдире: Галимова Гөлнар Гыйниятулла кызы

Мәгълүмат:

Электрон почта: biblioteka.aldermysh@yandex.ru

ТР МЭК сайтына сылтама: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-1/

Китапханәнең адресы: 422711,Татарстан Республикасы, Биектау районы,Әлдермеш авылы, Я.Хабибуллина ур.,18 йорт.

Эш сәгатьләре:

Дүшәмбе – Җомга:  9:00 – 15:00

Шимбә: 8:00 — 14:00

Якшәмбе: Ял көне