Дөбъяз авыл китапханәсе
Дөбъяз районы барлыкка килү белән 1930 елда китапханә Суксу авылыннан Дөбъяз авылына күчә. Китапханә элеккеге Ленин урамындагы мәдәният йорты бинасына урнаша һәм Хәбибуллина Гөлҗиһан китапханә эшен оештыруны үз кулына ала.
1932 елда китапханәче булып Ркия (фамилиясе билгесез) эшли башлый. Соңарак, китапханә Авдеева урамында урнашкан бинага күчә. 1949 елның май аеннан китапханәче булып Хәдичә Шакирова эшли башлый. 1952 елда балалар бүлеге китапханәчесе булып яшь белгеч Гибадуллина Зинаида Исак кызы билгеләнә. 1954 елда Башкарма комитет рәисе урынбасары Хәкимҗанова Равилә күрсәтмәсе буенча яңа бина төзелеше башлана һәм 1961 елда китапханә шунда күчә. 1961 елдан алып өч елдәвамында китапханә мөдире булып Хөрмәтуллин Рамил Закир улы эшли. 1964 елның август аеннан аның урынына китапханә мөдире Мифтахова Анна (1974 елга кадәр) була. Шул ук елда Сибгатуллина Наилә Карам кызы эшли башлый. 1985 елдан 1994 елга кадәр авыл китапханәсе мөдире Гибадуллин Илгиз Хәмит улы була.
Сибгатуллина Наилә Карам кызының лаеклы ялга китүе белән, 1991 елның май аеннан Садриева Фәния Равил кызы эшли башлый. 1994 елдан Гибадуллин Илгиз Хәмит улының лаеклы ялга китүе белән филиал мөдире булып Гибадуллина Зинаида Исак кызы билгеләнә.
2011 елда китапханә музыка мәктәбе бинасына күчә, бүгенге көнгә кадәр шунда урнашкан.
2012 елда Садриева Фәния Равил кызынын лаеклы ялга китүе белән , филиал мөдире булып Адаева Филсинә Әгъзәм кызы билгеләнә. Биредә ул 2015 елга кадәр эшли. Филсинә Әгъзәм кызы китүе белән, филиалның мөдире булып Хисматуллина Лилия Таһир кызы эшли башлый.
Китапханә дүрт торак пунктка хезмәт күрсәтә: Дөбъяз, Кече Солабаш, Зур Солабаш, Торнаяз авыллары.
Китапханә мөдире: Хисматуллина Лилия Тахир кызы
Контактлар:
Электрон почта: VGora.bibl13@tatar.ru, biblioteka.dubyazskaya@mail.ru
ТР МЭК сайтына сылтама: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-13/
Китапханә адресы: 422720, Татарстан Республикасы, Биектау районы, Дөбъяз авылы, Ленин урамы, 36нчы йорт
Эш сәгатьләре:
Дүшәмбе-Чәршәмбе, Җомга-Шимбә: 9.00-15.00
Пәнҗешәмбе: 8.00-14.00
