Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Күлле авыл китапханәсе

Күлле авыл китапханәсе 1986 елда «КМПО» заводы китапханәсе филиалы буларак оештырыла. Аны Нина Петровна Кәбирова җитәкли. Китапханә хәзерге вакытта урнашкан мәдәният йорты бинасында ачыла.

1987 елда, Биектау район китапханәсе каршында, Күлле бистәсендә Биектау үзәкләшкән китапханәләр системасының филиалы ачыла. Китапханә фондына завод фонды һәм Самосырово, Константиновка китапханәләре һәм КПСС район комитетының ликвидацияләнгән китапханәсе фондлары кертелә. Филиал китапханәчесе булып, Миннебикә Мәрдегалләм кызы Локманова билгеләнә. 1992 елдан 1996 елга кадәр китапханәдә Әлфия Әкрам кызы Рәхимҗанова эшли, ә 1996 елдан китапханәче вазыйфасына Нурия Фоат кызы Рәхимҗанова килә, ул биредә 2016 елга кадәр эшли. 2016 елдан 2019 елга кадәр филиал мөдире булып Дмитриева Елена Викторовна эшли. 2022 нче елның гыйнварыннан алып хәзерге көнгә кадәр авыл китапханәсендә китапханәче Садретдинова Эльвира Камил кызы эшли.

Китапханәче: Садретдинова Эльвира Камил Кызы

Контактлар:

Электрон почта: ozern23@mail.ru, VGora.bibl23@tatar.ru

ТР МЭК сайтына сылтама: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-23/

Китапханәнең адресы: 420099, Татарстан Республикасы, Биектау районы, Озерный бистәсе, Садовая урамы, 3

Эш сәгатьләре:

Кышкы чор:
(1 сентябрь — 31 май)

Дүшәмбе  – Шимбә:   09.30 – 15.30

Якшәмбе: ял көн

Җәйге чор: 
(1 июнь – 31 август)

Дүшәмбе- Шимбә:  09.45 – 15.45

Якшәмбе: ял көн