Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Коркачык станциясе авыл китапханәсе

Коркачык станциясе авыл китапханәсе 1974 елда “Тимер – бетон эшләнмәләр” заводының административ бинасында  оештырыла. Беренче китапханәченең исеме тарихта сакланмаган. 1981 елда китапханә икмәк кабул итү предприятиесендә ачыла. Китапханәче булып Бабушкина Роза Вәлиулла кызы эшли башлый. 1992 елда китапханә авыл клубы  бинасына күченә. Китапханәче булып Әхмәдуллина Зөхрә Вилизян кызы эшли.

1995 – 2005 елларда  авыл китапханәсе    эшчәнлеген авыл җирлеге бинасында алып бара. Китапханә мөдире булып Сераҗетдинова Нәзирә Габдулхай кызы эшли.

2005 елда китапханә яңа бинага күчә. 2009 елдан  китапханә мөдире булып Зиннәтуллина Гөлназ Данис кызы эшли башлый.

2018 елда китапханә авыл җирлеге бинасына күченә.

Китапханә бер торак пунктка хезмәт күрсәтә: Коркачык станциясе авылы.

Китапханә мөдире: Зиннәтуллина Гөлназ Данис кызы.

Контактлар:

Электрон почта: st.kurkachibibl27@yandex.ru, VGora.bibl27@tatar.ru

ТР МЭК сайтына сылтама: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-27/

Китапханәнең адресы: 422730, Татарстан Республикасы, Биектау районы, Коркачык станциясе, Гагарин урамы, 7нче йорт.

Эш режимы:

Дүшәмбе  – Җомга:  8.00 – 16.00. Төшке аш: 11.00-13.00

Шимбә:  9.00 – 15.00

Ял көне – якшәмбе