Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ташлы Кавал авыл китапхәнәсе

1956  елда  Туктамыш авылында китапханә оештырыла, бу бик авыр хезмәт була, чөнки бер китап та, документация кагазьләре дә булмый. Колхоз ярдәме белән Дубъяздан бераз китаплар кайтарыла. Бу китапханәне оештыруда иң зур өлешне Сәләхова Суфия апа кертә.

1985 елда авыл советы председателе Даутов Исмәгыйль Гарипович рөхсәте һәм ярдәме белән китапханәне Ташлы Кавалга иске медпункт бинасына алып төшәләр. Ә 2007 нче елның август аеннан китапханәдә Туктамыш авылы килене Газимзянова Гузәл эшли башлый. Китапханәне 2010 елда мәктәпнең бер бүлмәсенә күчерәләр. Ә 2016 елның август аеннан яңа мәдәният йорты төзелә һәм китапханә өчен анда бер бүлмә бирелә.

Китапхәнә ике торак пунктка хезмәт күрсәтә:Туктамыш һәм Ташлы Кавал авыллары.

Китапхәнәче: Гәзимҗанова Гүзәл Ислам кызы

Контактлар:

Электрон почта : VGora.bibl 29@tatar.ru,

ТР МЭК сайтына сылтама https://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-29/

Китапхәнәнең адресы:422716,Татарстан Республикасы,Биектау районы,Ташлы Кавал авылы,Мәктәп урамы, 94а.

Эш сәгатьләре:

Дүшәмбе, Чәршәмбе, Җомга: 9.00-12.00

Сишәмбе, Пәнҗешәмбе: 12.00-15.00

Шимбә: 8.00-11.00

Якшәмбе: ял көне