Чернышевка авыл китапханәсе
Чернышевка авыл китапханәсе 1959 елның августында “Чернышевский” совхозы, авыл клубы, медпункт һәм торак квартиралар урнашкан бинада эшли башлый. Башта Иске Тура авылы клубында 1956 елдан уку өе – “изба-читальня”булган. Һәм анда яңа урынга күчкәнче Чукланова Клавдия Гавриловна эшләгән. 1959 елдан китапханәне Берёзина (Солёнова) Лидия Сергеевна кабул итеп ала.1963елдан 1967 елга чаклы Перагина Антонина Артемьевна, 1967 елдан 1971 елга чаклы Кошелева Антонина, 1971 елдан 1973 елга чаклы Егошина (Овчинникова) Валентина Александровна китапханәче булып эшлиләр.
1973 елда Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлап, китапханәне Исакова (Иванова) Любовь Александровна җитәкли башлый һәм 2016 елда лаеклы ялга киткәнче шунда эшли. Ул эшләгән дәвердә китапханә 1974 елда яңа торак йортның өч бүлмәле квартирасына күчерелә, ә 1996 елның маеннан яңа ачылган мәдәният йорты бинасында урын ала.
2016 елда китапханәне Гайниева Гүзәл Раил кызы җитәкли. 2019 елның декабреннән китапханәгә әйдәп баручы китапханәче булып Каюмова Раилә Барый кызы урнаша.
2020 елның 1 октябреннән, «Культура» Россия милли проекты буенча, Чернышевка авыл китапханәсе Модель китапханә итеп үзгәртелә.
Чернышевка китапханәсе 6 торак пунктка хезмәт күрсәтә: Чернышевка, Шушары, Яңа Момонино, Иске Тура, Ивановка, Каймары авыллары.
Китапханәче: Пантелеева Юлия Витальевна
Контактлар:
Электрон почта: filial34@list.ru, VGora.bibl34@tatar.ru
ТР МЭК сайтына сылтама: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-34/ ;
Китапханәнең адресы: 422710 Татарстан Республикасы , Биектау муниципаль районы, Чернышевка авылы, Клубная урамы, 1 нче йорт.
Эш сәгатьләре:
Дүшәмбе- шимбә –10:00 – 16:00
Якшәмбе – ял көне.
