Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Шәпше авыл китапханәсе

Шәпше авылында беренче китап уку йорты сугыштан соң, 1946-1947 елларда барлыкка килә һәм клуб бинасында урнашкан була. Беренче китапханәче Марфина Анна Даниловна була. 1952 елда китпаханә эшен Майорова Анна Андреевна кабул итә. 1970 елда китапханә клубның яңа бинасына күчерелә һәм якын-тирә авыллардагы китапханәләрне берләштерә. Китапханәне Хөснетдинова Роза Сафиулла кызы җитәкли, ә уку залы мөдире итеп Нигъмәтуллина Фәһимә Хәбибрахман кызы билгеләнә. 1992 елда китапханәне Спиридонова Флюра Шәйхулла кызы җитәкли. 2003 елда китапханәче вазыйфасына Галкина Любовь Ивановна керешә. 2009 елның июненнән ул филиал мөдире булып эшли башлый.

Китапханә өч торак пунктка хезмәт күрсәтә: Шәпше, Кызыл Шәрык һәм Тимошкино авыллары.

Китапханәче: Галкина Любовь Ивановна

Контактлар:

Электрон почтаbib.shap37@yandex.ru,

ТР МЭК сайтына сылтамаhttps://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-37/

Китапханә адресы: 422708, ТР, Биектау районы, Шәпше авылы, Ленин урамы, 2

Эш сәгатьләре:

Дүшәмбе-Җомга: 12:00 -18:00
Шимбә: 08:00 -14:00
Якшәмбе: Ял көне