Ямаширмә авыл китапханәсе
Ямаширмә авыл китапханәсе элеккеге авыл бае Исламбай йортында 1938 елда ачыла. Беренче китапханәче булып Шәмсетдинова Мәрьям эшли башлый. Ә шул елга кадәр авылда 1930 елда ачылган уку йорты – изба – читальня була. Аны Гыйльманов Борһан җитәкли. Мәрьям ападан соң китапханәдә Исмәгыйлова Рәсимә эшли. Аның урынына 1949 елда яңа мәктәп тәмамлаган Галимҗанова Хәҗәрбикә эшкә урнаша. 1957 елдан Сәмигуллина Фидания эшли. Ә инде 1963 елдан 2012 елга кадәр китапханә белән Кәбирова Хәлимә җитәкчелек итә. 2012 елдан бирле китапханә мөдире булып Нәҗмиева Фәридә Әнвәр кызы эшли. Китапханә берничә тапкыр адресын үзгәртә. 1985 елдан хәзерге көнгә кадәр китапханә Ямаширмә мәдәният йорты бинасында урнашкан.
Китапханәче: Нәҗмиева Фәридә Әнвәр кызы
Контактлар:
Электрон почта: vgora.bibl40@tatar.ru, filial40bibl@mail.ru
ТР МЭК сайтына сылтама: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-40/
Китапханә адресы: 422735, РФ, Татарстан республикасы, Биектау районы, Ямаширмә авылы, Нариманов урамы 15 йорт
Эш сәгатьләре:
Дүшәмбе: 08.00-14.00
Сишәмбе-шимбә: 10.00-15.00
Якшәмбе: ял көне
