Татар – Әйшәсе авыл китапханәсе
Китапханә 1954 елда оеша һәм Татар Әйшәсе авылында клуб бинасында урнашкан була. 1992 нче елга кадәр беренче китапханәче булып Хөрматов Әнвәр Хөрмәт эшли. 1992 елның октябреннән әйдәп баручы китапханәче булып Шагиева Эльвира Рудольф кызы эшли. 2006 елда китапханә колхоз ашханәсенең буш бинасына күчә, ул газ белән җылытыла. 2010 нчы елда китапханә, авыл клубы белән берлектә, мәктәп ябылу уңаеннан, Татар Әйшәсе авылы тулы булмаган урта мәктәбе бинасына күчә. Китапханә гомуми мәйданы 52,2 квадрат метр булган ике бинаны били.
Китапханәче: Шаһиева Эльвира Рудольф кызы
Контактлар:
Электрон почта: tataishabibl30@mail.ru , vgora.bibl30@tatar.ru
ТР МЭК сайтына сылтама: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918-30/
Китапханәнең адресы: 422714, Татарстан Республикасы, Биектау муниципаль районы, Татар Әйшәсе авылы, Мәктәп урамы, 20А йорт
Эш сәгатьләре:
Дүшәмбе: 10.00-13.00
Сишәмбе – Җомга: 10.00-12.00; 19.00-20.00
Шимбә: 18.00-21.00
Якшәмбе: ял көне
