Җитәкче
«Биектау үзәкләшкән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе
Хәмидуллина Лилия Сәлимҗан кызы

Хәмидуллина Лилия Сәлимҗан кызы 1984 елда туган, 2014 елдан хәзерге көнгә кадәр «Биектау үзәкләшкән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе. Белеме: Магистр
Фәнни-җитештерү, хуҗалык һәм финанс-икътисад эшчәнлеге белән җитәкчелек итә, китапханәнең структур бүлекчәләре – авыл китапханәләре-филиаллар, Үзәк һәм Үзәк балалар китапханәсе- хезмәттәшлеген оештыра. Аларның эшчәнлеген социаль-мәдәни өстенлекләрне, инновацион тенденцияләрне һәм китапханә эшенең заманча торышын исәпкә алып, эшчәнлекне үстерүгә һәм камилләштерүгә юнәлтә.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм китапханә эшен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән (2021); профессиональ туган якны өйрәнү эшчәнлегендә ирешкән уңышлары өчен Россия китапханәләр ассоциациясенең Мактау грамотасы белән (2019), «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районын үстерүдәге казанышлары өчен» медале (2020) һәм башка күп кенә рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Л.С.Хәмидуллина 2015 елдан «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының, 2018 нче елдан Биектау районының якташлар җәмгыяте һәм Биектау районының хатын-кызлар советы оешмасының, 2014 елдан Биектау муниципаль районының «Каләмдәшләр» һәвәскәр язучылар берләшмәсенең әгъзасы булып тора.
Лилия Хәмидуллина Биектау районы турында туган якны өйрәнү басмалары авторы: «Биектау районы китапханәләре: Кичә, бүген, иртәгә» (2017 ел), «Биектау районы мәдәнияте: Кичә, бүген, иртәгә» (2020 ел) китаплары һәм Татарстан Республикасы Биектау районы тарихына һәм хәзергесенә багышланган «Биектау районы: Кичә.Бүген.Иртәгә» икенче басма китапның автор-төзүчесе һәм редколлегия әгъзасы.
