Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Методик-библиографик бүлек

Биектау район китапханәсендә методист вазифасы 1968 елдан барлыкка килде. 1977 елның гыйнварында, районда үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырылганда, методик-библиография бүлеге барлыкка килә, анда бүлек мөдире, балалар эше буенча методист һәм библиограф эшли башлый.

Методик бүлекнең эше бик җаваплы, хезмәткәрләрдән даими рәвештә белемнәрен арттыруны таләп итә.

Бүлек бурычларына китапханә эшчәнлеген э заманча формалар кертү юлы аша камилләштерү, өстенлекле юнәлешләрне гамәлгә ашыруны тәэмин итү һәм оештыру, системага караган китапханәләргә көндәлек оештыру-методик ярдәм күрсәтү, аларның эш тәҗрибәсен анализлау һәм гомумиләштерү, яңа мәгълүмати технологияләр кертү керә.

МББ районның башка китапханәләре белән методик эшне координацияли. Китапханәләргә йөрүчеләр һәм китап уку турындагы мәгълүматны мониторинглый,  социаль челтәрләрдә китапханәне пропагандалау эшен алып бара.

2020 елда төзелгән модель Чернышевка авыл китапханәсенә методик ярдәм күрсәтә. Район һәм республика китапханәләренең уңай эш тәҗрибәсен куллану буенча мәгълүмати-методик материаллар, методик тәкъдимнәр әзерли һәм аларны ҮКС китапханәләренә җиткерә.

Методик бүлек китапханәләренең ТР Милли китапханәсендә һәм «PRO.Культура.РФ» битендә эшләвен координацияли.

Методик бүлек катнашында электрон мәгълүмат базалары булдырыла. Китапханәчеләр тарафыннан төрле темаларга презентацияләр һәм буктрейлерлар банкы булдырылды, ул чараларны үткәргәндә кулланыла, Үзәк китапханә, авыл китапханәләре тарихы буенча мәгълүматлар банкы, авыллар, район учреждениеләре, клуб учреждениеләре тарихы тупланды.

2021 елда Биектау муниципаль район якташ язучылар буенча мәгълүмат базасы төзелде, кыскача информация җыелды.

Бүлек хезмәткәрләре актуаль һәм әһәмиятле китапханә чараларын әзерләүдә, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда  катнашуны оештыралар. Моның нәтиҗәсе булып, Үзәкләшкән китапханәләр системасы хезмәткәрләре конкурсларда актив катнашалар призлы урыннар алалар.

2021 елда Биектау үзәк китапханә системасы Президентның Мәдәни инициативалар фонды конкурсында «Театр һәркем өчен» проекты белән катнашты һәм 500 000 сумлык грант отты.

Үзәкләшкән китапханәләр системасы китапханәчеләре ел саен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының республика конкурсларында катнашалар:

– Татарстан Республикасы  авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесенә һәм аларның хезмәткәренә;

– Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Иҗади эзләнү» китапханә эше өлкәсендә конкурста.

Биектау ҮКСы китапханәләре Бөтенроссия, республика, район күләмендәге башка конкурсларда да актив катнашалар.

Методик-библиография бүлеге штатында әйдәп баручы библиограф та бар. Аның вазыйфаларына белешмә-библиографик хезмәт күрсәтү, библиографик мәгълүмат бирү, белешмә-библиографик аппаратны (СБА) формалаштыруда катнашу, укучыларны библиографик укытуны алып бару, төрле библиографик пособиеләр төзү, шулай ук китапханә хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү, аларга консультация ярдәме күрсәтү керә. Белешмәләр һәм консультацияләр үтәгәндә каталоглар һәм картотекалар кулланыла.

Методик-библиография бүлеге – китапханәчеләргә үз һөнәрләре белән бергә атларга, үз эшләрен даими камилләштерергә ярдәм итә торган Үзәкләшкән китапханәләр системасының аерылгысыз өлеше булып тора.

Хәзерге вакытта методик-библиографик бүлек мөдире – Каримуллина Гөлназ Рәфыйкъ кызы.