Әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге
Бүлек үзәкләшкән китапханә системасында бердәм китап фондын комплектлау һәм эшкәртүне тәэмин итә, районның бердәм фондыннан төшеп калучы документларның һәм каталогларның суммар һәм индивидуаль исәбен алып бара, китапханә китап фондының саклануы өчен җавап бирә.
2015 елда Биектау үзәк китапханәсе «Руслан» АБИС системасы буенча «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» мәгълүмат системасы проектына кушылды, шуның белән Татарстан Республикасының җыелма электрон китапханә каталогын булдыруда катнаша. Бүлектә шулай ук вакытлы матбугатка язылу үткәрелә.
2018 елдан әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире булып Әхмәдуллина Алия Шамил кызы эшли.
