Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китапханә укучыларына хезмәт күрсәтү бүлеге

Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге эшчәнлеге 1977 елдан, китапханәләр үзәкләшкән вакытта башлана. Бүген Үзәк китапханә «Биектау ҮКС» МБУнең баш китапханәсе булып тора. Хезмәт күрсәтү бүлегенә түбәндәге бүлекләр карый: Абонемент, уку залы, стационар булмаган бүлек, китап саклау (китапханәара абонемент  һәм система эчендә алмашу). Фондта классик, заманча әдәбият, тарих, фәлсәфә, психология, табигать фәннәре буенча популяр басмалар һәм уку әдәбиятлары бар.

2016 елдан хезмәт күрсәтү системасына «Руслан» АКМСы (Автоматлаштырылган китапханә – мәгълүмат системасы) – «Китап бирү. Web-версия» кертелде. Шул вакыттан башлап бердәм уку билетлары буенча укучыларга хезмәт күрсәтү эшләп килә. Традицион китаплар һәм журналлар белән беррәттән, китапханә электрон вариантта мәгълүмат бирә. Укучыларга «Консультант Плюс» мәгълүмати-хокукый системасы, югары тизлекле Интернет куллану мөмкинлеге тудырылган. Милли электрон китапханә (НЭБ) ресурсларына керү мөмкинлеге бар.

Китап укуга җәлеп итү һәм популярлаштыру максатыннан әдәби интерактив викториналар, тематик күргәзмәләр, язучыларның һәм шагыйрьләрнең юбилейларына, иҗтимагый-сәяси даталарга һәм бәйрәмнәргә багышланган китап күргәзмәләре, яңа китапларга күзәтү үткәрелә. Укучыларны теркәү электрон рәвештә башкарыла. Китап өйгә 15 көнгә бирелә.

Укучыларга энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр, законнар җыентыклары тәкъдим ителә. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханә эшчәнлегенең төрле юнәлешләре буенча эшли: Туган якны өйрәнү, патриотик  һәм хокукый тәрбия бирү, социаль күренешләрне (хокук бозулар, наркомания, тәмәке тарту, эчкечелек) профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, экологик һәм эстетик агарту, шулай ук һөнәри юнәлеш. Китапханә эшчәнлегенең төрле формалары: конкурслар һәм викториналар, телдән журналлар, диспутлар, библио-шоу, тематик кичәләр, патриотик һәм мәгълүмати сәгатьләр, виртуаль экскурсияләр, кызыклы кешеләр, танылган якташлар белән очрашулар һ.б. ярдәмендә танып-белү чаралары үткәрелә. Хезмәт күрсәтү бүлеге компьютер һәм күчермә техникасы белән җиһазландырылган. Хезмәт күрсәтү бүлегендә белешмә һәм мәгълүмати эш алып барыла.

2015 елдан Биектау муниципаль районының «Каләмдәшләр» һәвәскәр язучылар берләшмәсе уңышлы эшләп килә.

1993 елдан бүгенге көнгә кадәр-хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире булып Князева Ирина Эмарҗан кызы эшли.

Эш графигы:

Кышкы чорда: дүшәмбе-якшәмбе: 08:00 дән 17:00 гә кадәр, төшке тәнәфес 11.00 дән 12.00 гә кадәр. Ял көне – шимбә һәм бәйрәм көннәр.

Җәйге чорда: Дүшәмбе-Җомга: 08:00 дән 17:00 гә кадәр, төшке ял 11.00 дән 12.00 гә кадәр. Ял көне – шимбә һәм якшәмбе, бәйрәм көннәр.

Һәр айның соңгы пәнҗешәмбесе-санитар көн.

Ссылка на страницу НЭБ РТ: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918a/