Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балалар китапханәсе

Балалар китапханәсе –  үсеш мөһитенең өч төп өлеше: мәгариф, мәгълүмат һәм мәдәният кисешкән идеаль урын. Монда белем бирү максатлары хуплана һәм тәэмин ителә, китапханә-библиография грамоталылыгын һәм мәгълүмат культурасын формалаштыру буенча төп юнәлешләр нигезендә эш алып барыла. 2016 елдан «Руслан» Автоматлаштырылган китапханә – мәгълүмат системасы аша хезмәт күрсәтә. Шул вакыттан башлап, бердәм уку билеты буенча укучыларга хезмәт күрсәтү эшләп килә.

2022 нче елдан китапханә укучы-балалар өчен «Библиодөнья һәм яшь укучы» дип аталган максатчан программа буенча эшли. Китапханә эшенең өстенлекле юнәлешләрнең берсе-мәгълүмати культура формалаштыру һәм баланың шәхси үсеше.

Социаль челтәрләр һәм проектлар:

– Ссылка на страницу НЭБ РТ: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918b/ ;

– «ВКонтакте» https://vk.com/id609306869;

– Телеграмм каналы https://t.me/+cNugBhLhzes2MzAy;

– электрон презентация базасы;

– виртуаль электрон экскурсияләр базасы;

– буктрейлерлар һәм  видеороликлар базасы.

Китапханә белем үстерү  үзәге генә түгел, ә ял итү һәм  шәхес тәрбияләү үзәге дә булып тора. Китапханәнең мультимедиа продуктларын булдыру тәҗрибәсе дә бар. LearningApps.org  интерфейсында әбүнәчеләр өчен даими рәвештә интерактив викториналар, уеннар, сканвордлар, кроссвордлар урнаштырыла.

https://learningapps.org/watch?v=px4crv81322  –  «Винни Пух иленә сәяхәт»

https://learningapps.org/watch?v=pq8n69s2n22   – «В сказочную страну желаний»  Валентин Катаев әсәләренә нигезләнеп ясалган.

https://learningapps.org/watch?v=pfhuiv28k22   – «Виталий Бианки могҗизалы  тарихы  »;

https://learningapps.org/watch?v=pspbu7dqj22  –  «Минем башым нәрсә турында уйлый», Ирина Пивоварова әсәрләренә нигезләнгән

https://vk.com/id609306869?w=wall609306869_283%2Fall – «Безнең канатлы дусларыбыз»;  һ.б.

Китапханә тарафыннан бирелә торган балалар журналларының репертуары шактый төрле.

Китапханә эше китап укучылар белән эшләү һәм китаплар бирү белән генә чикләнми. Балалар китапханәсе, шулай ук аның яшь укучылары район, республика, Россия күләм конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Китапханәнең фонды шактый күп теманы үз эченә ала: сәнгать әдәбияты, энциклопедия, сүзлекләр, белешмәлекләр, туган якны өйрәнү, патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, экологик һәм эстетик белем бирү, журналлар.  Балалар китапханәсе 14 яшькә кадәрге шәхесләргә хезмәт күрсәтә.

Китапханәдә даими рәвештә балалар бакчаларының өлкән һәм әзерлек төркемнәре, беренче сыйныф укучыларына экскурсияләр үткәрелә. Мондый чараларда балаларга китапханә һәм  аның кагыйдәләре турында сөйлиләр.

Балалар китапханәсе белән Гайнетдинова Фәридә Рафагат кызы җитәкчелек итә.