Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңалыклар

Тәмәке тартуга ЮК! диеп әйт!

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1987 елда Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне игълан ителде. Ел саен 31 майда бөтен дөнья, тәмәке тарту – ул гаять зур масштабтагы куркынычлы афәт икәнлеген искәртү өчен берләшә. Бу мөһим көн алдыннан Чернышевка авылы модель китапханәсе ...
1 Июнь 2026 7

Паустовский: Дөньяны күрү сәнгате.

31 майда бөек сүз остасы, рус табигатен яхшы белүче Константин Георгиевич Паустовскийның тууына 134 ел тула. Бу дата хөрмәтенә Чернышевка авылы модель китапханәсендә «Дөньяны күрү сәнгате» дигән күргәзмә-портрет оештырылды. Паустовский сирәк очрый торган сәләткә ия: дөнья мәшәкатенә чумып үтеп ...
1 Июнь 2026 9

Ура, каникуллар!

Балалар өчен җәй – күптән көтелгән вакыт, аны һәркем дә ярата. Дуслар белән урамда йөрергә, кояшка сөенергә, яраткан уеннар уйнарга мөмкин. Каникул вакытында балаларны нәрсә белән шөгыльләнергә? Балаларның ялын ничек оештырырга? Чыршы авыл китапханәсендә «Ура, каникуллар!» дип исемләнгән чара ...
1 Июнь 2026 8

Табигатькә китап белән

Чыршы авыл китапханәсендә «Салават  күпере» балалар бакчасы белән берлектә «Табигатькә китап белән»  дигән темага экологик пикник үткәрелде. Бу чара балаларны һәм аларның ата – аналарын бергәләп укуга җәлеп итүгә, әдәбият һәм иҗат белән кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән. Балаларны табигать ...
1 Июнь 2026 4

Идел Болгары

2026 елда Россиядә Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1104 ел тулу билгеләп үтелә. Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Усад авыл китапханәсе мөдире «Идел Болгары — буыннар байлыгы» дигән презентацияне һәм китап күргәзмәсе әзерләде.
1 Июнь 2026 4

Славян язуы

Усад авыл китапханәсендә славян язуы һәм мәдәнияте көненә презентация күрсәтү булды. «Славян язуы һәм аны булдыручылар» – Россиядә билгеләп үтелә торган 24 май бәйрәме белән бәйле тема. Ул галим мәгърифәтчеләргә, славян язуын булдыручы Кирилл һәм Мефодийга багышланды.
29 Май 2026 36

Юл һәм мин: куркынычсызлык кагыйдәләре

Биектау авылы китапханәсе яшь укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча танып — белү-уен программасы үткәрде. Балаларда юлда үз-үзеңне тоту культурасын кечкенәдән тәрбияләргә кирәк, чөнки башта алар җәяүлеләр, ә киләчәктә машина йөртүчеләр булачак. Чара барышында китапханәче балаларны юл йөрү ...
29 Май 2026 33

Тукайны бергәләп укыйбыз

Мүлмә авылы китапханәсе Мүлмә урта гомуми белем мәктәбе белән берлектә «Тукай пәнҗешәмбесе» проекты кысаларында чара үткәрде. Очрашу Габдулла Тукайның үзенә бертөрле хезмәт сөючәнлеккә һәм гыйлемгә омтылуга гимн буларак язылган «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыренә багышланган иде. Филиал мөдире укыган ...
29 Май 2026 53

«Китап кешенең дусты».

Хәзерге заман-фән, техниканың бөек казанышлары, искиткеч ачышлар вакыты. Ләкин кеше тудырган барлык могҗизалардан иң катлаулысы һәм бөеге булып китап санала. Китапта кешелекнең гаять зур рухи дөньясы тупланган. Китап-кешеләр, халыклар, буыннар арасында аралашуның иң куәтле һәм универсаль чарасы. Ул ...
29 Май 2026 45