Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Яңалыклар

Табигатькә китап белән

Чыршы авыл китапханәсендә «Салават  күпере» балалар бакчасы белән берлектә «Табигатькә китап белән»  дигән темага экологик пикник үткәрелде. Бу чара балаларны һәм аларның ата – аналарын бергәләп укуга җәлеп итүгә, әдәбият һәм иҗат белән кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән. Балаларны табигать ...
1 Июнь 2026 12

Идел Болгары

2026 елда Россиядә Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1104 ел тулу билгеләп үтелә. Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Усад авыл китапханәсе мөдире «Идел Болгары — буыннар байлыгы» дигән презентацияне һәм китап күргәзмәсе әзерләде.
1 Июнь 2026 12

Славян язуы

Усад авыл китапханәсендә славян язуы һәм мәдәнияте көненә презентация күрсәтү булды. «Славян язуы һәм аны булдыручылар» – Россиядә билгеләп үтелә торган 24 май бәйрәме белән бәйле тема. Ул галим мәгърифәтчеләргә, славян язуын булдыручы Кирилл һәм Мефодийга багышланды.
29 Май 2026 44

Юл һәм мин: куркынычсызлык кагыйдәләре

Биектау авылы китапханәсе яшь укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча танып — белү-уен программасы үткәрде. Балаларда юлда үз-үзеңне тоту культурасын кечкенәдән тәрбияләргә кирәк, чөнки башта алар җәяүлеләр, ә киләчәктә машина йөртүчеләр булачак. Чара барышында китапханәче балаларны юл йөрү ...
29 Май 2026 37

Тукайны бергәләп укыйбыз

Мүлмә авылы китапханәсе Мүлмә урта гомуми белем мәктәбе белән берлектә «Тукай пәнҗешәмбесе» проекты кысаларында чара үткәрде. Очрашу Габдулла Тукайның үзенә бертөрле хезмәт сөючәнлеккә һәм гыйлемгә омтылуга гимн буларак язылган «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыренә багышланган иде. Филиал мөдире укыган ...
29 Май 2026 64

«Китап кешенең дусты».

Хәзерге заман-фән, техниканың бөек казанышлары, искиткеч ачышлар вакыты. Ләкин кеше тудырган барлык могҗизалардан иң катлаулысы һәм бөеге булып китап санала. Китапта кешелекнең гаять зур рухи дөньясы тупланган. Китап-кешеләр, халыклар, буыннар арасында аралашуның иң куәтле һәм универсаль чарасы. Ул ...
29 Май 2026 55

Тукайны бергәләп укыйбыз

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның мирасын саклау һәм популярлаштыру максатыннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Тукайны бергәләп укыйбыз» исемле республикакүләм проект кысаларында Коркачык авылы китапханәчесе балаларны шагыйрьнең «Эш беткәч уйнарга ярый» дигән әсәре белән таныштырды. Балалар шигырьне ...
29 Май 2026 75

Кызыклы китаплар йорты

27 майда Россиядә Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә.Бу көнгә Юртыш авыл китапханәсе «Кызыклы китаплар йорты» дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.Бу чарада китапханәче укучыларга Юртыш авылы китапханәсенең тарихы,биредә нинди кешеләр эшләве турында сөйләде. Беренче китапханәче, Бөек Ватан ...
29 Май 2026 55

Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан очрашу узды.

Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан Сая авылы китапханәсендә китап укучылар белән очрашу узды. Бу бәйрәм — китапханәчеләрнең һөнәри бәйрәме һәм җәмгыять тормышында китап һәм укуның әһәмиятен искә төшерүче көн. Чара кысаларында китап укучылар өчен бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырылды. ...
29 Май 2026 118